Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышын трансляцияләү оештырылачак

29.02.2020

Рәсми Татарстан сайтында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Утырыш дүшәмбе, 2020 елның 2 мартында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узачак. 

Чарада 20дән артык эшкуар, шулай ук республика дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, бизнесның иҗтимагый берләшмәләре лидерлары, ТР муниципаль районнары башлыклары, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашачак.

Бизнес вәкилләре тарихи-мәдәни экспертиза процедурасын гадиләштерү, ЕНВД юкка чыгару нәтиҗәләрен җиңеләйтү, автомат үлчәү контроле системасын камилләштерү, сөт продукциясен маркировкалау буенча кирәгеннән артык йөкләнешне киметү, үзмәшгүль эшкуарлар өчен товарларны маркировкалау шартларын гадиләштерү турында сөйләшәчәкләр.

Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.

Трансляция Рәсми Татарстан сайтында http://tatarstan.ru/ сылтамасында булачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.