«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы үтте

28.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Мәскәүнең «Синтез» фәнни-тикшеренү инжиниринг үзәге генераль директоры Марк Флид водород перекисе кулланып пропилен оксиды җитештерүнең перспективалы технологиясе хакында сөйләде.

Әлеге продукт полиуретаннар, гликольләр, ПАВ, каучуклар, полиоллар, синтетик майлар җитештерүдә кулланыла. Ел саен дөньяда 8 млн. тонна пропилен оксиды җитештерелә. Россиядә ул елына 80 мең тонна күләмендә ике предприятиедә җитештерелә. 

Яңа җитештерү алымы Германиядә гамәлдә. Аның өстенлеге - экологиягә зыянны киметүе, югары җитештерүчәнлекле катализатор булуы һәм кулланылган суга тозлар эләкмәве. Энергия ресурслары да 30 процентка ким файдаланыла.

Рөстәм Миңнеханов яңа технологиянең уңай булуын билгеләп үтте һәм республика предприятиеләре вәкилләре белән алга таба хезмәттәшлек турында сөйләшү өчен  очрашуларны оештыруны йөкләде. 

Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы идарәсе рәисе урынбасары - «Татарстан Банкы» бүлекчәсе идарәчесе Рушан Сәхбиев хәбәр иткәнчә, Саклык банкы (Сбербанк) Казанда "Мәктәп 21" проекты ачылда, анда ИТ белгечләр әзерләнә, әлеге социаль проект бушлай белем алуны мөмкин итә. ИТ мәктәптә 500 дән артык студент белем ала. Татарстан вәкилләре 32 процент тәшкил итә. Мәктәпнең 300 кешелек тулай торагы бар. 

Татарстан Президенты Казанның Новосибирск һәм Санкт-Петербугны узып, мәктәп ачу мөмкинлегенә ирешүен белдерде. Татарстан шулай ук мәктәп өчен Казан үзәгендәге бинаны ремонтлады. 

Утырышта катнашучыларга Рөстәм Миңнеханов әлеге уку йортын карарга тәкъдим итте. "Цифрлаштыруда үзгәрешләр теләсәгез, әлеге уку йортында белгечләр таба аласыз", - диде ул. 

Утырышта шулай ук Лениногорскта торбаүткәргеч арматура производствосы ачылу турында хәбәр ителде. 

Утырыш ахырында к«Татнефтехиминвест-холдинг» генераль директоры Рафинат Яруллин дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәге булдыру турында сөйләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары кулланылды