Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Үзеңнең ветераннарга булган хөрмәтеңне сүз белән түгел, ә эш белән күрсәтергә кирәк”

07.05.2008

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Казан” милли-мәдәни үзәгендә фронтовикларны һәм тыл ветераннарын 1941-1942 елларда Бөек Ватан сугышындагы Җиңү белән котлады.

Ветераннарны Казан Суворов училищесы курсантлары һәм кадет мәктәпләре укучылары, “Ватан” хәрби-патриотик клуб әгъзалары каршы алды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры республикада яшьләр белән хәрби-патриотик эш оештырган барлык кешегә рәхмәт сүзләре җиткерде, шулай ук кадетларга һәм курсантларга, ватаннарын саклап, башларын салган герой кешеләр буынына лаеклы алмаш булуларын теләде.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Хөкүмәте башлыгы аларга карата булган үзеңнең хөрмәтеңне сүз белән түгел, ә эш белән күрсәтергә кирәклеге турында белдерде. Без күрәбез: безнең илебездә Җиңү бәйрәме яраткан бәйрәмнәрнең берсе һәм дәүләтебез тарихында мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. Шунысы кызганыч: ветераннар елдан-ел азрак кала бара.

Татарстан Президенты һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән, барлык республика җитәкчелеге исеменнән Рөстәм Миңнеханов ветераннарны Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 63 еллыгы белән котлады һәм аларга сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Очрашуда 140 кеше – республика дәүләт идарәсе органнары ветераннары, сугышта катнашучылар һәм тыл ветераннары катнашты.

Ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырылган иде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте