Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә В.Д.Шашин ис. "Татнефть" ГАҖ Директорлар советы утырышы узды.
Утырышта "Татнефть" ГАҖ гыйнварда бюджеты үтәлеше каралды һәм 2020 ел мартына бюджеты расланды.
Башта 2019 елда инвестицион программаны финанслау турында мәгълүмат тыңланды. Инвестицияләрнең төп күләме (74,1 %) иң капитал сыйдырышлы бизнес юнәлешләргә кулланылган: нефтьне эзләү һәм чыгару, нефть-газ эшкәртү.
Утырышта катнашучылар шулай ук климат үзгәрү шартларында хезмәткәрләр белән эш һәм компаниянең БМОның Глобаль Килешүе максатларына ирешүгә керткән өлеше турында сөйләштеләр. Бу максаттан беренче чиратта профессиональ компетенцияләрне үстерәләр. Компания махсус белем бирү программалары һәм курслары оештыра. Әйләнә-тирә мохитне саклауга игъибарлы һәм җаваплы булуга игътибар бирелә. Яшьләрдә экологик фикер йөртне, рациональ куллануны тәрбияләүгә игътибар бирелә.
Шулай ук утырышта Е.А.Тихтурова һәм Н.Г.Ибраһимоваларның, пенсиягә чыгулары сәбәпле, Идарәдә әгъзалыклары туктатылды.