Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ак Барс" хоккей командасының уенчылары һәм тренерлары белән очрашты. Гадәткә кергән очрашу Казанда клуб базасында плей-офф алдыннан узды.
Плей-офф беренче раундында "Ак Барс" "Нефтехимик" белән уйнавы ачыкланды. 2 һәм 4 мартта команда "Татнефть-Арена" бозында уеннар үткәрә.
"Безнең плей-офф алдыннан, яхшы уен теләп, уңышлар теләп, очрашу яхшы гадәткә керде. Сезгә яхшы хоккей өчен рәхмәт. Сез регуляр чемпионатны ныклы ышаныч белән уздыгыз, Көнчыгыш конференциядә беренче урынны яуладыгыз. Безнең яхшы потенциаллы бик лаеклы команда". - диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты бөтен җиңүләрне һәм җиңелүләрне онытырга өндәде, чөнки "плей-офф вакытында барысы да яңадан башлана". "Безнең республика өчен плей-офф стадиясе Сабантуйдан да әһәмиятлерәктер. "Ак Барс"ның җанатарлары гаять күп булуын билгеләп үтәсем килә. Сез Татарстан өчен генә уйнамыйсыз, сезнең өчен Россиянең бөтен төбәкләрендә һәм чит илдә дә җан аталар", - диде Татарстан Президенты.
"Сезнең җиңүләр - безнең җиңүләр ул, җиңелсәгез - без сезнең белән җиңеләбез. Шуңа күпә ышанып сезнең өчен җан атабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.