Казан шәһәр Думасы Татарстан башкаласы генераль планын расладылар

28.02.2020

Бүген Казан шәһәр Думасы Казанның 2040 елга кадәр генераль планын расладылар. Карар Казан шәһәр Думасының 38-нче сессиясендә кабул ителде. 

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Төп доклад белән Илсур Метшин чыгыш ясады. 

"Генераль планның файдасыз документ булмавын аңларга кирәк, киштәгә куйдык та оныттык түгел. Генераль планда шәһәр үсешен исәпкә алып, үзгәрешләр кертеп була", - диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. 

Моңарчы гамәлдә булган генераль план 2007 елда кабул ителгән иде, аның срогы агымдагы елда тәмамлана. 2014 елда ук яңа планны эшләү карары кабул ителгән иде. 

Денис Калинкин билгеләгәнчә, хәзер тәкъдим ителгән генераль план дөньяда территорияләрне планлаштыру тенденцияләренә туры килә. Ул Татарстан башкаласын яшәүче халкы өчен тагын да уңайлы итәчәк. 

Казан мэры Илсур Метшин депутатларга мөрәҗәгать итеп, документны әзерләүдә катнашканнарга рәхмәт белдерде. 

"Генераль план бөтен шәһәр халкы теләген дә үти алмый, мондый документлар алдан кабул ителә һәм күпчелек ихтыяҗларын исәпкә алып кабул ителә", - диде Илсур Метшин. 

Ул документ нигезенә тәкъдимнәре кермәгән кешеләр алдында гафу үтенде. 

"Әйе, кайдадыр торак йортлар да эләгә, ләкин барысы да базардагы бәяләр буенча сатып алына, кешеләрне урамга чыгармыйбыз. Берничә гаилә булса, бөтенесе дә торак белән тәэмин ителә. Төзелмәләре булган җир кишәрлекләре булса, бәйсез базар бәясе буенча акчалата компенсация тәкъдим ителә", - диде Казан мэры. 

Илсур Метшин әлеге генплан Казанны уңайлы, төзекләндерелгән һәм матур булуына ярдәм итер дигән өметен белдерде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.