Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасы сессиясендә: Без барыбыз да Казан белән горурланабыз, ул бүген – илнең яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләреннән берсе

28.02.2020

Казан Бөек Ватан сугышында Җиңүгә фронтларда гына түгел, тылда да зур өлеш кертте һәм «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеменә лаек. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының XXXVIII сессиясе утырышында хәбәр итте, утырыш 2019 елдагы йомгакларга багышланды.

Казан мэры Илсур Метшин чыгышында искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча «Хезмәт даны шәһәре» Россия Федерациясе мактаулы исеме турында» федераль закон эшләнгән, аны Федерация Советы хуплаган.

«Бездә Казанга «Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исемен бирү өчен бөтен нигезләр дә бар» – казанлылар Бөек Җиңүгә гаять зур өлеш керткәннәр», дие ул.

Татарстан Президенты да Казан мэры фикерен хуплады: бу мактаулы исемне алу республика өчен мөһим, дип белдерде. «Бөек Ватан сугышы елларында  фронтка республиканың 700 мең кешесе киткән, 356 меңе – әйләнеп кайтмаган. Аларның күбесе казанлылар булган, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Шәһәрдә Советлар Союзының бөтен фәне тупланган, фронт өчен очкычлар чыгарылган, госпитальләр эшләгән. Казан бу исемгә лаек һәм монда бернинди дә шик юк, бу республика казанышларын тану да булачак».

«Республиканың байлыгы һәм уңайлылыгы турыдан-туры урыннардагы эшләр торышына бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без барыбыз да Казан белән горурланабыз, ул бүген – илнең яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләреннән берсе».

«30, 20 һәм 10 ел элек узганнарга әйләнеп карасаң, – гаять зур үзгәрешләр кичерелде бит! – диде Татарстан Президенты. – Безне тәнкыйтьлиләр, тагын шунысын да аңларга кирәк, кешеләр үзгәрешләргә тиз ияләшәләр, һәм дә дөрес эшлиләр! Безнең гамәлгә ашырырлык резервларыбыз күп дип саныйм».

«Сез яхшы эшлисез, - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Һәм сез – республика өчен генә түгел, бөтен ил өчен күп нәрсәләрдә үрнәк. Сезнең команда, Илсур Рәисович, депутат корпусы – барысы да профессионаллар».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: иң мөһиме – гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру, ә моңа кешеләрнең керемнәре, яшәү тирәлеге, эш урыннары булу җитди йогынты ясый.

«Илебез Президенты Владимир Путин бурыч куйды – ярлылыкны ике мәртәбә киметергә, һәм бу – урыннардагы чиновникларның эш критерийларының һәм индикаторларының берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, Казан буенча уртача хезмәт хакы республика буенча булган күрсәткечтән шактый югары.

Рөстәм Миңнеханов басым ясаганча, Казанда 297 оешма хезмәт хакын хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән түбәнрәк түли, ә бу исә – закон бозу.

Татарстан Президенты түбәндәге белешмәләрне китерде: Казанда 7977 балалы гаиләнең уртача җан башына кереме яшәү минимумыннан түбән.

«Безнең байлык һәм уңайлылык икътисадка бәйле, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бүген республика төбәкләр арасында ҖТП, җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме, авыл хуҗалыгы продукциясе буенча беренче бишлектә яисә унлыкта. Икътисад мәсьәләләре һәрвакыт беренче планда».

Азакта Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә зур өлеш керткән казанлыларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. kzn.ru материаллары буенча