Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан шәһәр Думасының 38 нче сессиясендә катнашты.
Чара Казан Ратушасында узды.
Сесия башланганчы анда катнашучыларга Казан шәһәр Думасының 2019 елдагы эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттеләр.
Хисап нотыгы белән Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады.
2020 елда Казанда 289 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Нәтиҗәдә 68 мең казанлының торак шартлары яхшырачак.
Күп фатирлы йортларга капремонт ясаганда шунда яшәүчеләр фикере дә исәпкә алына, диде Илсур Метшин.
Казанда 2020 елда 62,6 км озынлыкта 46 юлга капиталь ремонт ясалачак һәм Зур Казан боҗрасының беренче чираты төзелеп бетәчәк, диде Илсур Метшин.
«Бу юл Идел белән Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын тоташтырачак, шәһәр эченнән иң кыска ара сайлап алынды, озынлыгы ике километр чамасы», – диде Илсур Метшин.
Быелгы планнарда – тиз йөрешле пассажир транспортын үстерү. «Без метробуслар кулланучы шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәндек. Бу билгеле бер полосадан йөрү, тизлек, уңайлык һәм иминлек», – диде Казан мэры. Бүген шундый дүрт маршрут карала.
Казанда кече мобиль транспорт – велосипедлар һәм самокатлар өчен инфраструктураны үстерү дәвам итәчәк.
2020 елда Казанда алты җәмәгать киңлеген төзекләндерү планлаштырыла, дип белдерде Илсур Метшин. «Черек күл» паркында, Авангард урамындагы скверда, Юдино тимер юлчылар МС территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Сәед-галиев ис. МС янында, Юнысов мәйданында эшләр алып барылачак.
Җәйге сезонда «Река Замбези» яңа зоопаркы бөтен көченә эшли башлаячак, диде мэр.
«Россиядә бик сирәк зоопарк кына мондый масштаблы үзгәртеп корулар белән мактана ала. Бу проект өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, безнең бизнеска рәхмәт әйтәсе килә».