Рөстәм Миңнеханов: “Архитекторлар үз эшләре өчен җавап бирергә тиеш”

05.12.2012

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетында “Анализ лучшей практики градостроительного развития больших городов и крупногородских агломераций” темасына багшыланган фәнни-гамәли семинарда катнашты.

Семинар кысаларында “Шәһәр төзелешен реконструкцияләү процессында архитектура мирасын саклау һәм куллану”га багышланган семинар узды, анда илдә, аерым алганда, Казанда шәһәр төзелеше, тарихи-мәдәни мирасны саклау проблемалары буенча фикер алыштылар.

Бу чарада Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Россия архитектура-төзелеш фәннәре академиясе вәкилләре һ.б. катнашты.

КДАТУ ның “Шәһәр төзелеше” кафедрасы мөдире, архитектура кандидаты Александр Дембич Казанда узган мастер-класслар буенча кыскача сөйләп чыкты.

Россия архитектура-төзелеш фәннәре академиясе белгече Элеонора Шевченко тарихи-мәдәни мирасны саклау проблемалары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, тарихи мохит шәһәрне үстерүнең һәм инвестицияләр җәлеп итүнең төп ресурсы буларак каралырга тиеш. Ул гамәлдәге РФ Шәһәр төзелеше кодексы шартларында тарихи-мәдәни мирас объектларын саклау үзенчәлекләре турында сөйләде. “Безгә аерым объектларны саклаудан тулы тарихи шәһәрләрне саклауга күчү зарур”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Рөстәм Миңнеханов Элеонора Шевченкога тарихи объектларны саклауга кагылышлы сораулар бирде. Аннары КДАТУ укытучысы, Тарихи һәйкәлләр саклау оешмасы рәисе урынбасары Фәридә Забирова доклад белән чыгыш ясады. Ул Казанда борынгы белән яңа туры килмәү проблемасы кискен торуын билгеләп үтте.

“Без Архитекторлар берлеге белән бергә эксперт бәясе куйдык. Нәтиҗәдә, Казанда тикшерелгән 100 объектның югары дәрәҗәдәге регламентка берсе дә туры килми, ә 24 процент бик түбән”, - дип белдерде Ф.Забирова.

Рөстәм Миңнеханов: Сез нишләп башта документларны имзалыйсыз, объект төзелә, ә аннары тәнкыйть белдерәсез? Бу көнгә кадәр кайда идегез? – дип сорады. Безне белгечләр яңа биналар бик заманча һәм Казан архитектурасына туры киләчәк дип ышандырды. Бу бит сезнең идеяләр”.

“Иң яхшысы – ул булганны шул килеш калдыру, ә Казанның тарихи үзәгеннән ераграк икенче урында яңаларын төзү. Булганны сакларга тырышырга кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты. Республика башлыгы фикеренә караганда, бу мәсьәләдә системалылык, төгәл кагыйдәләр булырга тиеш.

“Үз хаталарың өчен һәрвакыт җавап бирү зарур. Һәр объектка архитектор исеме күрсәтелгән элмә такта урнаштырылырга тиеш. Аның һәр бинада куелуын сорыйм. Шул вакытта кешеләр үз хаталары өчен җавап бирәчәк”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Киңәшмә ахырында Татарстан Президенты Казанның истәлекле урыннары регламентын билгеләүне йөкләде. “Башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк, алар бу мәсьәләне ничек хәл итә, нинди кыенлыклар бар. Казанда тарихи мирас объектларын торгызу буенча күп эш башкарыла. Мин алга омтылыш барлыгын күрәм, әмма күп объектларны торгызасы бар, шуңа күрә бергә эшләячәкбез”, - дип тәмамлады сүзен республика башлыгы.

ТР Президенты матбугат хезмәте