Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты

27.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстандагы "Ангрен" ирекле икътисадый зона территориясендә урнашкан резинотехник эшләнмәләр заводы директоры Гуломжон Ибраһимов белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. 

Төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.