Бүген газ-мотор ягулыгын Татарстанда куллануны киңәйтү буенча ведомствоара эш төркеме утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
Утырыш "А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы" АҖ административ бинасында узды.
Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү планнары һәм хәзерге торышы мәсьәләләре, шулай ук елга һәм автомобиль танспортында сыекландырылган табигый газны куллануны арттыру мөмкинлекләре турында сүз барды.
Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә искәрткәнчә, Татарстан "Газпром" ГАҖ белән проектларны үстерү һәм газ-мотор ягулыгы базарын үстерү юнәлешендә актив эш алып бара.