Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сыекландырылган табигый газда эшләүче двигательле «Чайка» пассажир елга судносы корпусын эшли башлау тантанасында катнашты.
Чара А.М. Горький ис. Зеленодольск заводында узды.
Сыекландырлыган табигый газда эшләүче двигательле «Чайка» пассажир прогулка-экскурсия елга судносы корпусын эшли башлау тантанасында «Газпром» ГАҖ идрәсе әгъзасы Вячеслав Михаленко, РФ Транспорт министрлыгының диңгез һәм елга транспорты дәүләт сәясәте департаменты директоры Юрий Костин, Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.
«Бүген – республика һәм Зеленодольск суднолар төзү заводы өчен генә тугел, бөтен Россия суднолар төзелеше өчен мөһим вакыйга, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Без элек газ-мотор ягулыгында эшләүче судноларны беркайчан да чыгармый идек. Һәм бүген без әлегә прогулка судносын эшли башлыйбыз, әмма киләчәктә газ-мотор ягулыгының перспективалары бик зур».
Татарстан Президенты искәрткәнчә, илебез табигый газ запасларына бик бай. Ул ассызыклаганча, шәһәрләрдәге автоюлларда гына түгел, су киңлекләрендә дә экологик чиста транспорт төрләре йөрергә тиеш. Бу проект – шуның үрнәге, конструкторлык бюросы, завод һәм «Газпром» АҖ тырышлыгы белән газ-мотор ягулыгы булган бу проект гамәлгә ашырыла, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.