Рөстәм Миңнеханов ТР Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросының яңа бинасында булды
05.12.2012Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Медицина-социаль экспертиза Баш бюросының яңа бинасында булды. Ул биредә республика иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты.
ТР Медицина-социаль экспертизасы Баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов Татарстан Президенты өчен яңа бина буенча экскурсия үткәрде. Бу агымдагы ел уртасында ачылган 9 катлы бина Казандагы 20 медицина-социаль экспертиза бюросын алмаштырды. Элек бюролар шәһәр буенча начар җиһазланган һәм ремонтланмаган биналарда урнашкан иде. Бу инвалидлар һәм шулай ук хезмәткәрләр өчен дә кыенлык тудыра иде.
Яңа 9 катлы бина ике бюродан кала барысын да берләштергән. Биредә 5 эксперт составы һәм 12 Медицина-социаль экспертиза бюросы урнашкан, бу бинада барлыгы 400 кеше эшли. Бюро көн саен Казаннан һәм республиканының якындагы районнарыннан 300 дән артык кешене кабул итә.
Бүген Рөстәм Миңнехановка электрон чират эше тәкъдим ителде, ул балалар өчен билгеләнгән бүлмәләрне, шулай ук эксперт-тернәкләндерү бүлегендә булды, анда инвалидларны тернәкләндерү буенча техник чаралар белән танышты. Татарстан Президенты пациентлар белән аралашты.
Яңа бинада ТР Президенты республиканың инвалидлар оешмалары вәкилләре белән очрашты. Инвалидлар Рөстәм Миңнехановка үз проблемаларын һәм тәкъдимнәрен белдерде.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларга рәхмәт белдерде. “Без сезне ишетергә һәм проблемаларыгыз хакында белергә тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты инвалидларга. – Сез белдергән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышачакбыз”.
ТР Президенты матбугат хезмәте