Арбитраж суды икътисадый юнәлештәге бәхәсле мәсьәләләрне инсани юл белән хәл итүне тәэмин итә. Шуның белән судьялар хуҗалык эшчәнлеген алып бару өчен хокукый киңлекләрдә турыдан-туры катнашалар, бу исә республикада уңай эшлекле климат булдыруга китерә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж судының 2019 елдагы эшчәнлеге йомгакларына багышланган киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе Максим Боровков хәбәр иткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Арбитраж судына 36 мең. 563 дәгъва гаризасы кергән, бу үткән елның шушы чорына карата 3 мең 226 гаризага (8%)ка ким. Каралган эшләр саны 2018 елдагы 35 мең 259дан хисап елында 32 мең 343 эшкә кадәр кимегән. Үткән елның шушы чорына карата 8%ка.
Үткән ел кабул ителгән суд актларының гомуми саныннан 11 меңенә шикаять кылынган - 21%. Тикшерү инстанцияләре судлары тарафыннан 1,4 мең суд акты юкка чыгарылган яисә үзгәртелгән.
Унберенче арбитраж апелляция суды рәисе Наилә Сафаева билгеләп үткәнчә, 2019 елда Татарстан Республикасы Арбитраж судына апелляция инстанциясе каравына суд актларына карата 9 мең 973 шикаять кергән. Бу гомуми эшләр санының 44%ын тәшкил итә.
Идел буе округы Арбитраж суды Рәисе урынбасары Айрат Хәйбуллов хәбәр иткәнчә, 2019 елда Идел буе округы Арбитраж суды 11 мең 608 беренче инстанция арбитраж судлары эшен караган, шулардан 1 мең 164 суд акты юкка чыгарылган һәм 26 суд акты үзгәртелгән. «Татарстан Республикасы Арбитраж судының 3 мең 527 эше каралган. 413 суд акты юкка чыгарылган, бу 11,7% тәшкил итә. 13 суд акты үзгәртелгән», - диде ул.
Утырышта нотык белән тагын Федераль садым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин да чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, арбитраж судлар эшчәнлегендәге мөһим юнәлеш – банкротлык турында эшләрне карау. Ул билгеләп үткәнчә, банкротлык кысаларында юридик зат язмышын хәл итү белән бергә, кредиторлар мәнфәгатьләре дә тәэмин ителә, шул исәптән Татарстан кешеләренең дә. Бу беренче чиратта хезмәт хакларын вакытында түләүгә кагыла.
Рөстәм Миңнеханов тагын бер мөһим бурыч итеп өлеш кертеп торак төзүдә алданганнар хокукларын торгызуны атады. Ул хәбәр иткәнчә, республиканың дәүләт хакимияте органнары гражданнар үзләре түләгән фатирларын алсын өчен барлык мөмкин чараларны күрәләр. Зыян күргән гражданнарга ярдәм итү максатларында ике махсуслаштырылган фонд төзелгән, инвесторларга җир кишәрлекләрен торгларсыз бирү механизмы эшләнгән.
«Мәҗбүри түләүләрне һәм штраф санкцияләрен эзләтеп алу мәсьәләсе дә көн үзәгендә. Кабул ителгән чаралар комплексы республиканың берләштерелгән бюджетына бурычларны киметүгә китерде. Шулай да барлык оешмалар да үзләренең салым бурычларын намус белән үтәмиләр. Монда судларның роле зур булырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, судьяларның һәрберсенә җитди йөкләнеш каралучы эшләрнең күплегеннән килә. «Эшләрдә дәүләт хакимияте органнары катнашында килештерү процедураларын куллану барлык якларның мәнфәгатьләрен үтәгәндә һәм гавами һәм хосусый балансны саклаганда гына мөмкин. Республиканың Арбитраж судының медиатив процедураларны куллану тәҗрибәсе бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Арбитраж суды хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.