Татарстан Хөкүмәте башлыгы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы лицейлары турында искәртте

06.05.2008

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәри техник белем бирү учреждениеләрен якларга кирәк. Бу турыда бүген республика Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Баулы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашу барышында хәбәр итте.

Республика Хөкүмәте башлыгына Баулы авыл хуҗалыгы лицее җитәкчесе мөрәҗәгать итте. Ул уку йортының, зур авыл хуҗалыгы мәйданнары булуга һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүенә дә карамастан, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә каралган тиешле субсидияләр алмавы турында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, үз чиратында, һөнәри белем бирү лицейларына ярдәм итү белән Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының шөгыльләнергә тиешлеге турында белдерде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры карашы белән килешмәде. “Сез Татарстанның авыл хуҗалыгына ярдәм итәргә тиешсез. Колхозмы ул, әллә лицеймы – бусы мөһим түгел, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Марат Әхмәтовка. – Белем бирү өлкәсе белән Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә бирсен, материаль яктан тәэмин итү белән - Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы. Ләкин
авыл хуҗалыгы производствосына Авыл хуҗалыгы министрлыгы булышлык күрсәтергә тиеш”.

Рөстәм Миңнеханов, рәсми рәвештә авыл хуҗалыгы субъекты булып тормаганлыктан, лицейның федераль субсидияләр ала алмавын билгеләп үтте. Шулай да хосусый җитештерү базасы булган һөнәри белем бирү учреждениеләре республика бюджетыннан тулысынча ярдәм алырга исәп тота алалар.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы шулай ук һөнәри техник белем бирү учреждениеләренә бары тик 11 нче сыйныфны тәмамлаучы абитуриентларны гына алырга кирәк дип саный.
“Татар-Информ” матбугат агентлыгы