2013 елның мартында Страсбургта Татарстан Республикасы көне узачак

03.12.2012

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, Ауропа советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының (КМРВСЕ) актуаль мәсьәләләр буенча Комитет рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Страсбургта Конгресс бюросы утырышында катнашты.

Бу Ф.Мөхәммәтшинның КМРВСЕ актуаль мәсьәләләр буенча Комитет рәисе буларак Конгресс бюросы утырышында беренче тапкыр катнашуы. Ул комитет җитәкчесе итеп агымдагы елның октябрендә сайланды.

Утырышта Бюро әгъзалары Конрессның XXIII сессиясе карарларын үтәү мәсьәләләрен карады, Ауропа төбәкләрендә 2013 елда төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә узачак сайлаулар графигы буенча фикерләштеләр.

Утырышта катнашучылар Фәрит Мөхәммәтшинның Страсбургта Татарстан Республикасы көне кысаларында Ауропа сараенда XXVII Бөтендөнья җәйге уеннарны тәкъдим итү турындагы ниятен бер тавыштан хупладылар. Бу чара киләсе елның март аена планлаштырылган.

“Без янә халыкара киң җәмәгатьчелек игътибарын Универсиадага җәлеп итәргә телибез, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе Страсбургтан телефон аша журналистларга биргән әңгәмәсендә. – Чараның максаты – Казан турында янә спорт башкаласы, әйдәп баручы фәнни һәм мәгариф үзәге буларак таныту, аның эре инвестицияләрне җәлеп итә алырлык көчле икътисади һәм инфраструктура потенциалына ия булуы турында белдерү. Моның өчен Ауропа Советы уникаль булып тора, чөнки Казанны, Татарстанны һәм Россияне Ауропаның 40 дәүләте төбәкләре һәм муниципалиттелары вәкилләренә тәкъдим итү мөмкинлеге бирә.