Рөстәм Миңнеханов Төркиянең икътисад министры белән очрашты

03.12.2012

Бүген Истанбулда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төркия икътисад министры Зафер Чаглаян эшлекле хезмәттәшлек үсеше перспективалары буенча фикер алыштылар.

Министр Татарстан белән Төркиянең динамик үсеш алучы икътисади элемтәләрен, яңа эре уртак проектлары пәйда булуын билеләп үтте. Зафер Чаглаян аның ведомствосы Татарстанда эшләргә омтылучы Төркия компанияләренә ярдәм итәчәк дип белдерде.

Шулай ук бүгенге очрашуда 2013 елның апрелендә Төркия бизнесменнары делегациясенең Татарстанга планлаштырылган визиты турында сүз барды. Зафер Чаглаян Рөстәм Миңнехановка бизнесменнар делегациясен шәхсән үзе җитәкләү нияте турында белдерде.

ТР Президенты матбугат хезмәте