Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТКХ реформалауга ярдәм фонды җитәкчесе Константин Цицин белән очрашты.
Очрашу барышында дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
ТКХ фонды идарәсенең 2019 елның 20 декабрендәге карары белән, № 960 беркетмә, дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фондының акчаларын авария хәлендәге (2017 елның 1 гыйнварына шундый дип танылса) торак фондыннан гражданнарны күчерүгә Россия Федерациясе субъекты бюджетына, җирле бюджетларга күчерү тәртибенең яңа редакциясе расланган.
Бүген Татарстан белән Фонд арасында Дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә финанс ярдәмен бирү һәм аны файдалану турындагы шартнамәгә үзгәрешләр кертү турында килешү имзаланды.
Константин Цицин Рөстәм Миңнехановка Дәүләт корпорациясе – Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды акчалары исәбеннән авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерүгә аванс түләвен күчерү турында түләү йөкләмәсен бирде (2020-2021 еллар өчен).
Искәртәбез, Татарстан авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү кысаларында Торак- коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды белән өстәмә килешү төзегән беренче төбәк булды.