Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
Утырыш районның Мәдәният йортында узды. Фойеда Әгерҗе районы предприятиеләре продукцияләре күргәзмәсе оештырылган иде.
Рөстәм Миңнеханов башта Россия тимер юлларын төзегән Николай фон Мекк оныгы Денис фон Мекк белән очрашты.
Николай Карлович фон Мекк - тимер юллар хуҗалары һәм төзүчеләре династиясе вәкиле, Россия эшкуары. 1892-1917 елларда Мәскәү-Казан тимер юлы Җәмгыятен җитәкли. Аның җитәкчелегендә Казан, Мәскәү, Түбән Новгород, Пенза, Ульяновск, Ижевск, Екатеринбург арасында тимер юл челтәре төзелә.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районы Советының 2019 елда социаль-икътисадый йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланган киңәйтелгән утырышында катнашты.
Төп доклад белән Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Макаров чыгыш ясады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген төп бурыч - татарстанлылар тормышы дәрәҗәсен бөтен шәһәрләрдә һәм районнарда югары сыйфатлы итүне тәэмин итү.
Әгерҗе районына соңгы елларда берничә социаль программа буенча ярдәм килде.
Гомумән Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгылар арасында. Тулаем региональ продукт күләме буенча 7 урында, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш буенча 4 урында, сәнәгать күрсәткечләре буенча 5 урында, инвестицияләр күләме һәм сафка кертелгән тораклар күләме буенча 5 урында, берәмләп сату әйләнеше буенча 7 урында.
Республикада гражданнар тормышы сыйфатын яхшырту юнәлешендә илкүләм проектлар кысаларында зур эш алып барыла.
Татарстанда ел нәтиҗәләре буенча уртача эш хакы 37500 сум тәшкил итте. Әгерҗе районында бу күрсәткеч - 33540 сум (республикада 21 урында). Рөстәм Миңнеханов күпчелек гражданнарның эш хакы түбән дәрәҗәдә.
Икътисадның тотрыклы үсеше - гражданнар тормышы сыйфатын яхшырту бурычының нигезе. "Әгерҗе районында үсеш темплары шатлыклы түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов. Район ел нәтиҗәләре буенча 45 урында. Тулаем территориаль продукт күләме буенча 32 урында.
Татарстан Президенты шулай ук Әгерҗе районына 1 мең кеше башына кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны бик ким булуын шелтәләде. Әгерҗедә бу күрсәткеч - 58, ә Татарстанда - 121 кеше.
Әгерҗе районы эшкуарларының 22 проценттан артыгы үз эшләрен үстерүгә акча салырга әзер, әмма җирле хакимиятләр эшкуарлыкка ярдәм итү өлешендә пассив.
Рөстәм Миңнеханов районның конкурентлы өстенлекләренә игътибар итте. Бу зур тимер юл узелы — Әгерҗе станциясе, Россия тимер юллары мәнфәгатьләрендә товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне тәэмин итүгә керү ноктасы булып тора, моннан тыш, Әгерҗедән 30 км ераклыкта, тиешле кулланучылар базары белән Удмуртия башкаласы Ижау шәһәре урнашкан.
Авыл хуҗалыгы Әгерҗе районы өчен төп тармак (83,2 мең гектар җир кулланышта). Район икътисадында авыл хуҗалыгы предприятиеләре өлеше - 30 проценттан артык.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт хакы буенча район 42 урында (уртача хезмәт хакы - 16,8 мең сум).
Соңгы ике елда районда эре мөгезле терлек саны күпкә кимегән. Игенчелек күрсәткечләре буенча район соңы 43 урында.
Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына Әгерҗе районының авыл хуҗалыгы тармагына тирән анализ ясарга йөкләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген хуҗалыкларга ярдәм итәргә кирәк - эреләренә дә, кечеләренә дә.
Күпчелек мәсьәләләрне республика программалары кысаларында хәл итеп була. Быел 40 программа гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов медицина мәсьәләсенә тукталгач, Әгерҗедә яңа поликлиника төзүне планга кертергә йөкләде.
Аның сүзләренчә, шулай ук районда яшьләр өчен мәдәни үзәк тә кирәк. Әгерҗе районында "Безнең ишегалды" программасы буенча 2020 елда 23 ишегалдын төзекләндерү карала, өч елда 35 ишегалды төзекләнедерләчәк.
Иң әһәмиятле кхрсәткечләрнең берсе - демография. Узган елда республикада 2018 елга караганда 7,7 % ким бала туды. Әгерҗе районында содгы өч елда кеше саны кими.
Республикада Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрелә. Һәр ветеранга ярдәм, игътибар булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук быел ТАССР 100 еллыгы үткәрелә. Тагын бер әһәмиятле чара - кеше санын алу. Җирле үзидарә органнарыннан зур җаваплылык таләп ителә. Халык арасында аңалату эшен алып барырга кирәк, шул исәптән иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итеп була.
Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында 22нче «Гырон Быдтон» удмурт милли бәйрәме узачак. Район җитәкчелегенә әлеге чараны югары дәрәҗәдә уздыру максаты куела.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районы халкына республика тормышында актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде.