Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе муниципаль районында эш сәфәрендә.
Төп максаты – Әгерҗе муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычларына багышланган район Советы утырышында катнашу.
Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Энергетиклар урамындагы 16 фатирлы йортка кешеләр күченү тантанасында катнаштылар.
Бу объект «Аренда торагы» программасына кертелгән, программаны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды алып бара.
Фатирлар бюджет өлкәсендә эшләүчеләр арасында бүленгән (медицина хезмәткәрләре, укытучылар), шулай ук берничә фатир ятим балаларга бирелгән.
Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләп үткәнчә, өй – һәр гаилә, һәр кеше өчен иң мөһиме.
«Гаилә исә – дәүләтебезнең, республикабызның, һәр районның нигезе, - диде ул. – Тагын шундый йортлар төзеләчәк – балалар үсәчәк, димәк, демографик ситуацияне яхшырту мөмкинлеге булачак».
Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасын да искә төшерде – бөтен игътибар гаиләгә, хатын-кызларга ярдәм күрсәтүгә, балалар өчен шартлар тудыруга юнәлгән.
Балалар күп булса – димәк, безнең, илебезнең киләчәге күркәм булачак, диде Рөстәм Миңнеханов.
Безнең Әгерҗе районында хәл итәсе мәсьәләләребез күп, диде Татарстан Президенты, балалар бакчалары буенча да, мәктәпләр буенча да, барлык бу темаларны без бүген Әгерҗе муниципаль районы Советы утырышында караячакбыз.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук яңа фатирларына әле генә күчкән Ямалиевлар гаиләсендә дә булды.