Татарстан Президенты: Төзелештә җәрәхәтләнү проблемаларына аерым игътибар бирү зарур

01.12.2012

Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда төзелеш объектларында 63 кеше җитди җәрәхәт алган, шулай ук үлү очраклары да булган. Бүген ТР Хөкүмәт йортында торак төзелеше һәм тапшыру буенча узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов шундый мәгълүмат белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

2010 елда республикада төзелеш объектларында 82 кеше җитди җәрәхәт алган, шул исәптә үлем очраклары да бар, 2011 елда шундый 71 очрак, агымдагы елның 11 аенда – 63, дип белдерде Фәрит Хәнифов.

“Коточкыч динамика, әлегә сизелерлек уңай үзгәреш юк”, - дип белдерде Ф.Хәнифов. Бүгенге көндә ТР Дәүләт төзелеше күзәтчелеге төзелештә куркынычсызлык техникасын үтәмәү белән бәйле 18 миллион сум күләмендә шираф түләтү турында 564 карар чыгарган. Аның 13 миллионга якыны алынган. “Муниципаль берәмлекләр, Дәүләт торак төзелеше күзәтчелеге белән бергә бу эшне катгый алып бару безнең бурыч”, - дип ассызыклады ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.

“Чынлыкта төзелештә җәрәхәтләнүчеләр күп. Безнең бурыч – штраф салу гына түгел, тәртип ягын үзгәртү. Төзелеш зонасына керүче һәркем инструктаж узарга, саклык чараларын күрергә тиеш. Эшкә яраклы кешеләр зыян күрә, бар җирдә дә тәртип урнаштыру кирәк”, - дип ассызыклады ТР Президенты һәм бу проблема аерым игътибар бирү зарурлыгын искәртте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы