Рөстәм Миңнеханов төзүче компанияләре вәкилләре белән чираттагы очрашу уздырды

18.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президены Рөстәм Миңнеханов Казан һәм Биектау районы территорияләрендә төзелеш эшләрен алып баручы компания вәкилләре белән очрашты. 

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Марат Зарипов, Казан мэры Илсур Метшин, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнаштылар. 

Рөстәм Миңнехановка компанияләрнең агымдагы елда һәм 2024 елга кадәр перспективада торакларны сафка кертү планнары турында хәбәр иттеләр. Искәртик, Татарстанда торак төзелеше күләмен елына 3,6 млн. квадрат метрга кадәр җиткерергә кирәк. 

Төзүче компанияләр экроу-счетлар механизмына күчүгә бәйле сорауларын билгеләделәр, шулай ук төзелешнең үзкыйммәтен киметү чараларын тәкъдим иттеләр, бу базарда ихтыяҗны арттырырга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, төзелеш компанияләренең барлык тәкъдимнәре дә РФ Дәүләт Советының торак өлкәсен үстерү буенча эш төркеме кысаларында федераль дәрәҗәгә җиткереләчәк


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.