Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

14.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Аммоний» АҖ җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты. 

Искәртәбез, чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың эре сәнәгать предприятиеләре топ-менеджменты белән очрашулары кысаларында узды. 

«Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров 2019 елда предприятиедәге икътисадый һәм җитештерү күрсәткечләр, 2020 елга планнары турында сөйләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.