Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ җитәкчелеге предприятиене киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Предприятиедәге агымдагы ситуация, шулай ук 2019 елда эш йомгаклары турында генераль директоры Алексей Контуров сөйләде.
Искәртәбез, 2019 елда «Промышленные технологии» АҖ дәүләт заказын үтәү өчен кирәкле синтетик каучуклар һәм продукция җитештерүне торгызу максатларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ эшчәнлеген яңарту проектын гамәлгә ашырырга кереште.
Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров катнашты.