Рөстәм Миңнеханов «Казан дәүләт дары заводы» ФКП җитәкчелеге белән очрашты

14.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Казан дәүләт дары заводы» федераль казна предприятиесе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

Предприятиенең генераль директоры Александр Лившиц Казан дары заводының 2019 ел йомгаклары буенча төп икътисадый күрсәткечләре, шулай ук  2020 елга бурычлары турында сөйләде.

Казан дары заводы – күп юнәлешле предприятие, ул төрле пироксилин дары һәм барлык төр коралларга да диярлек зарядлар, ау һәм спорт дарысы, нитроцеллюлоза, лак коллоксилиннары, җилемнәр, лак-буяу материаллары чыгара.

Завод халыкара күргәзмәләрдә ктанаша, чит илләр оешмалары белән хезмәттәшлек итә.  

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.