Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гомуми белем оешмаларының башлангыч сыйныфлары укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә: Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә юлламасында Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтенә, субъектларның башкарма хакимият органнары белән бергәләп һәм җирле үзидарә органнары катнашында, быелның 1 сентябреннән 2023 елның 1 сентябренә кадәр башлангыч сыйныфлар укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә этаплап күчү буенча йөкләмә бирде.
Республикадагы ситуация турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, 2019-2020 уку елында 1402 мәктәптә якынча 200 мең башлангыч сыйныф укучысы белем ала. 2019-2020 уку елында мәктәпләрнең төп өлеше (85%) укучыларны кайнар ризык белән мөстәкыйль тәэмин итә, тагын мәктәпләрнең 15%ы башка оешмаларны җәлеп итә бу эшкә.
Казан шәһәрендәге хәлләр турында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов 1 ай эчендә гомуми белем оешмалары ашханәләренә инвентаризация уздырырга, шулай ук мәктәп ашханәләренең кирәкле кадрлар белән тәэмин ителешен бәяләргә кушты.
Моннан тыш, Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Роспотребнадзор идарәсе белгечләре, муниципаль берәмлекләр белән бергәләп, мәктәптә ашатуны оештыруны һәм аның сыйфатын җитди рәвештә тикшереп торырга йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мәктәптә ашату сыйфатын тикшереп торуга иҗтимагый оешмаларны җәлеп итү мөһим.