Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфрендә булды. Анда ул «Газпромбанк» АҖ идарәсе рәисе Андрей Акимов белән очрашты.
Очрашуда финанс технологияләрен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Шулай ук яклар инновацион өлкәдә, аерым алганда банкның Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачу планнары турында сөйләштеләр.