Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Рөстәм Нуриев белән очрашты.
Очрашуда компаниянең җитештерү эшчәнлеге йомгаклары, продукцияне экспортка чыгаруларны арттыру, шулай ук предприятие куәтләрен яңарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчеләре Альберт Нәфыйгин һәм Ринат Сабиров та катнашты.