Авыл хуҗалыгы техникасын, машиналарын, механизмнарын яхшы хәлдә тоту өчен ярдәм системасын билгеләргә кирәк. Шундый тәкъдимне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Утырыш «Казань ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2020 елдагы бурычларга багышланды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республиканың яңа техникасы да бар, әмма бүгеннән үк авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү эшләрен стимуллаштыру чараларын билгеләү мөһим.
"Безнең гаять зур парк, аларны профессионаллар карарга тиеш. Республиканың база предприятиеләрендә "КАМАЗ" автомобильләрен төзекләндерү тәҗрибәсе бар. Авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар двигательләрен өч кат арзанрак төзекләндерүче кече предприятиеләрне күргәнебез бар. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы техникасын, механизмнарны, җиһазларның техник торышын эш хәлендә тоту системасын уйларга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, бөтен ремонт эшләре сыйфатлы, махсус предприятеләрдә, сыйфатлы запас частьләр кулланып башкару зарури.
Утырышта Татарстан Президенты республика районнарын биологик калдыкларны утильләштерү проблемасын хәл итүгә кушылырга өндәде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада 2019 елдан «Алабуга» махсус икътисадый зонасында шушы эш юнәлешендә «Сария» заводында пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көнгә калдыкларны җыю контейнерлары һәм мухсус транспорт белән республиканың 19 районы тәэмин ителгән.
"2019 елдан без "Сария" калдыкларны утильләштерү заводында пилот проектны гамәлгә ашырабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Без бутен республиканы тулысынча шул эшкә җәлепитәргә тиеш".