Татарстан Президенты "Сетевая компания" ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты

12.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эре оешмалары җитәкчеләре белән очрашулар сериясе кысаларында "Сетевая компания" ҖЧҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев белән очрашты. 

Илшат Фәрдиев Татарстан Президентына компаниянең 2019 елда эшчәнлегенең производство һәм финанс-икътисадый нәтиҗәләре, агымдагы елдагы максатлары турында сөйләде. Шулай ук электр челтәрләрен алга таба модернизацияләү мәсьәләсе турында сөйләштеләр. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.