Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты.
Утырыш «Казань ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә узды һәм 2019 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы эше йомгакларына һәм 2020 елдагы бурычларга багышланды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров һәм башка рәсми затлар белән бергә, Татарстан агросәнәгать комплексы үсешенә багышланган күргәзмәне карап чыкты («ТатАгро Экспо» күргәзмәсе).
Утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Габделхәй Кәримовны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббров чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә ассызыклаганча, бүгенгә төп бурыч –чәчү кампаниясен уңышлы оештыру. Хәзер үк инде әзерлек эшләре алып барылырга тиеш. Кыска вакытлар эчендә машина-трактор паркын һәм орлык материалын әзерләүне тәмамларга кирәк.
Югары уңыш өчен 1 гектарга кимендә 70 кг файдалы матдә кертергә кирәк (республика буенча хәзер 1 гектарга 25 кг тупланган). Предприятиеләргә бу күрсәткечкә ирешү өчен резервлар эзләп табарга, диде Рөстәм Миңнеханов.
Төп мәсьәлә – язгы кыр эшләрен финанслау. Быел федераль бюджеттан язгы кыр эшләрен ташламалы кредитлауга бирелүче субсидияләр лимиты күләме бетте.
«Минемчә, безгә бу ситуациядә банклар белән актив эшләргә кирәк», - диде Татарстан Президенты.
Чәчү кампаниясен уңышлы уздыру факторларының берсе – авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ташламалы бәяләр буенча дизель ягулыгы белән тәэмин итү. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел саен нефтьчеләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә җитди ярдәм күрсәтәләр. «Татнефть» һәм ТАИФ компанияләре ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирделәр, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Быел ике компания дә авыл хуҗалыгына кирәкле ярдәмне күрсәтер дип өметләник».
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, тагын бер мөһим бурычларның берсе – авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру. Элеккегечә үк районнар буенча күрсәткечләр шактый аерылып тора.
«Без – иң күп сөт җитештерүче республика. Кукмаралылар Татарстан Республикасы муниципаль районнары арасында беренчеләрдән булып тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савып алганнар. Бу зур җиңү. Әтнә, Балтач, Саба районнарында да күрсәткечләр әйбәт», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ә менә Менделеевск, Чирмешән, Бөгелмә, Кама тамагы районнары артта бара.
Татарстан Президенты авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Бу максатларга ел саен күп акчалар юнәлдерелә, диде ул, бу акчаларны нәтиҗәсез һәм максатка яраксыз тоту очраклары да бар.
Республикада кулланылмый торган җирләр мәсьәләсе дә актуаль. Былтыр 43 мең га җирдән әйләнешкә 8 мең га гына кертелгән, диде Татарстан Республикасы Президенты. Мондый җирләр Югары Ослан, Лаеш, Әлмәт, Зеленодольск районнарында аеруча күп.
«Җирнең һәр сантиметры кыйммәтле, җир үзендә яшәгән һәм эшләгән кешеләргә байлык китерергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Бүген шулай ук авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү һәм авыл кешеләренең эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләсе дә мөһим. Ул искәрткәнчә, төбәктә торак төзелеш буенча зур программа гамәлгә ашырыла, әмма төзелешне авылларда да актив алып барырга кирәк.
«Кукмара, Балтачта – индивидуаль торакка ихтыяҗ зур. Безгә авыл җиренә ярдәм күрсәтергә кирәк. Анда эш урыннары булдырырга. Индивидуаль торак мәсьәләсен тагын бер кат күздән кичерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
«Бүген кулланучылар берлекләре барлык районнарда да булдырылды, әмма аларның эшеннән бөтен җирдә дә канәгать түгелләр».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин Указы кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмнәрен арттырырга кирәк. Шул ук вакытта бу күрсәткеч буенча план үтәлмәгән.
«Экспортның перспектив юнәлеше – хәләл продукция, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән багланышлар урнаштырдык, һәм без бу инструментларны мөмкин кадәр киңрәк кулланырга тиеш».
Аннары Татарстан Президенты юнәлеш уку йортларында белгечләр әзерләү мәсьәләсенә тукталды. Аерым алганда, ул Ветеринария академиясе һәм Аграр университет абитуриентларының БДИ буенча республикада иң аз балл җыюларын мисал итеп китерде.
Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә шәһәр кешеләре исеменнән сыйфатлы продукция белән тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Азакта Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.