Балтач районы – республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы районнарыннан берсе һәм ул күп юнәлешләр буенча үрнәк булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районы Советының хисап сессиясендә хәбәр итте. Утырыш Чепья авылында узды.
Чара башланганчы Рөстәм Миңнеханов районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карап чыкты, җирле эшкуарлар эшчәнлеге белән танышты.
Утырышта хисап нотыгы белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамиль Нотфуллин чыгыш ясады.
Чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Балтач районы икътисадында авыл хуҗалыгы зур урын алып тора. Район – сөт терлекчелеге буенча алдынгыларның берсе. Тәүлегенә сөт савып алу күләме 240 тоннадан арта. Бу өлкәдә эре инвестицион проектлар гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Президенты районда кече һәм урта эшкуарлык үсешенең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
Моннан тыш, Татарстан Президенты гражданнарның реаль керемнәре арту мәсьәләсен дә күтәрде. Балтач районында айлык уртача хезмәт хакы 25,8 мең сум тәшкил итә.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район өчен төзелеш өлкәсендә кайбер бурычларны да билгеләп үтте (индивидуаль торак төзелешен үстерү һәм республика программаларында катнашу), мәгарифтә (кадрлар җәлеп итү һәм мәктәп укучыларын тәрбияләү эшен үстерү), сәламәтлек саклауда (халыкка диспансеризация уздыру) һәм башкалар.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, быел республикада ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узачак. Ул билгеләп үткәнчә, һәр ветеран кирәкле адреслы ярдәм алырга тиеш.
Азакта Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырды. РФ Президенты Указы нигезендә күрсәткән батырлыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше өчен Бөек Ватан сугышы ветераны, Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» туган як музее директоры Гарифҗан Гали улы Галиев «1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнде.