Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиев белән очрашты

11.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Чепья авылындагы "Халыклар дуслыгы" музеенда булды.

Музей директоры - Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Гали улы Галиев. Ул фронтка үзе теләп киткән һәм Кызыл Армиядә 1948 елга кадәр хезмәт иткән. ИЛ-2 самолетында радист-укчы булып япон сугышында катнашырга туры килә аңа. Туган җиренә кайткач, 1965 елда ул Чепья авылында музейга нигез сала. 

"Бездә Җиңү Көне бик мөһим бәйрәм. Мин сугышка 17 яшемдә киттем, каты яраландым һәм 9 ай госпитальдә яттым. Хәзер миңа 93 яшь һәм мин ходайга бүгенге көнгә кадәр яшәвем өчен рәхмәтле. Яшьләрнең Җиңүне никадәр авыр яулануын белүләре бик әһәмиятле", - диде Гарифҗан Галиев. 

Татарстан Президенты ветеранга туган як тарихын саклавы өчен рәхмәт белдерде һәм Бөек Җиңүгә 75 ел тулу белән котлады. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанда, федераль түләүләргә өстәп, сугыш ветераннарына республика ярдәмен бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Бер кат бирелә торган түләүгә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, фашистлар концлагерьларының балигъ булмаган әсирләренә һәм "Ленинград блокадасында яшәүче" знагы белән бүләкләнгән затларга  25 мең сум. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак. Шулай итеп Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар, алар арасында Гарифҗан Галиев та, федераль түләүләр белән бергә 100 мең сум алачак. 

Шуннан Гарифҗан Галиев ТР Президентына музейны күрсәтте. Бүген биредә тугыз экспозиция бар. Туган як тарихы, мәдәнияты, монда яшәүче халыклар көнкүрешенә зур игътибар бирелгән. XIX гасыр уртасыннан колхозларны оештыруга кадәр һәм сугыштан соңгы үсеш чорында авыл хуҗалыгы үсешенә багышланган экспозиция дә бар. Аерым стенд Балтач районында туган Советлар Союзы Геройларына багышланган. 

Рөстәм Миңнеханов музега истәлеккә гөслә музыка коралын бүләк итте. 

Искәртик, былтыр мөзейда капиталь ремонт тәмамланган, бинаның тышкы ягы төзекләндерелгән, җылыту системасы, канализция, электр белән тәэмин итү системалары яңартылган. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.