Фәрит Мөхәммәтшин: “Хуҗалыкларның кече формаларын үстерүдә төп бурыч – авыл тормышын саклау”
28.11.2012Бүген ТРның Биектау районы Ямаширмә авылында 15 муниципаль районнан иң яхшы авыл җирлекләре башлыкларын һәм фермерларын бүләкләделәр. Монда, зона семинар-киңәшмәсендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында хуҗалыкларның кече формаларын үстерү һәм авылда эш активлыгын арттыру буенча эшкә нәтиҗәләр ясалды.
Шулай ук чарада ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, ТР Муниципаль районнар советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Камияр Байтимеров, Биектау, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Югары Ослан, Питрәч, Яшел Үзән, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Тәтеш муниципаль районнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, "Россельхозбанк” һәм “Татпотребсоюз” вәкилләре катнашты.
Семинарның практик өлеше кысаларында катнашучылар Ямаширмә авылындагы берничә фермер хуҗалыгында булдылар.
Фәрит Мөхәммәтшин зона семинар-киңәшмәсендә катнашучыларны сәламләп, быел, соңгы берничә ел дәвамындагы кебек, авыл эшмәкәрлеген үстерү һәм шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча зона очрашулары үтүен билгеләде.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, 2012 нче елның 1 нче ноябренә республикада эре мөгезле терлек саны якынча 1,8 миллион булган, бу үткән ел күрсәткеченнән 0,2 процентка кимрәк, ләкин шул ук вакытта шәхси хуҗалыкларда терлек саны үскән. “Безнең төп максат – гаилә бюджеты тулылансын, кешеләр җирдән аерылмасын өчен, кешеләрне җәлеп итү, авыл тормышын, традицияләрне, гореф-гадәтләрне, халкыбызның телен саклау”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Семинар-киңәшмәсен уздыру урыны турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин Биектау районының күпчелек авыл җирлекләренең хуҗалыкның кече формаларын үстерү буенча эшкә кушылуларын билгеләде.
“Безнең күршеләр яхшырак эшли, без моны беләбез, шуңа күрә безгә карата югары ышанычыгызны акларга тырышырбыз”, - дип ассызыклады Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.
“2012 нче елда хуҗалыкларның кече формаларын үстерү буенча нәтиҗәләр һәм алдагы ярдәм итү чаралары турында” доклад белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Марат Әхмәтов үз чыгышында республиканың авыл җирлекләрендә эш активлыгын арттыру ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәнфәгатендә генә булырга тиеш түгел, дигән ышанычын белдерде. “Бу - комплекслы, масштаблы, бер төркем ведомстволарның эшчәнлеген таләп итә торган эш”, - дип асызыклады ул.
Хуҗалыкларның кече формалары үсешен тоткарлый торган факторлар рәтендә министр артык продукциянең оештырылмавын атады. Моңа Фәрит Мөхәммәтшин, авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Казанда якындагы арада Агропромпарк ачылачагын искәртте.
Чара соңында республиканың иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооперативы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Һәрберсе 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге