Илдар Халиков гражданнарны наркоманиядән социаль яклау мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты
28.11.2012 Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков гражданнарны наркоманиядән социаль яклау чараларына багышланган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәне Дәүләт наркотикларга каршы комитеты рәисе Виктор Иванов (“Президент-Отель”, Мәскәү) уздырды.
Киңәшмәдә РФ субъектлары башлыклары – наркотикларга каршы комиссияләр рәисләре, закон чыгару һәм башкарма хакимиятләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар органнары вәкилләре, наркотикларга каршы эшчәнлек өлкәсендә экпертлар катнашты.
Дәүләт наркотикларга каршы комитеты рәисе Виктор Иванов тәкъдиме буенча, алдагы, 2013 нче елны наркотикларга бәйлеләрне социаль реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү Милли системасын булдыруны тәмамлау елы итәргә, наркотикларга каршы барлык законнарны карап чыгарга, шулай ук урыннарда практик чараларга тотынырга кирәк.
“Һәрбер төбәктә бердәм милли система кысаларында наркотиклар кулланучыларны социаль реабилитацияләү һәм ресоциализацияләүнең үз оригиналь төбәк системасы булырга тиеш”, - дип белдерде Виктор Иванов. Аның сүзләренчә, “Наркотик һәм психикага тәэсир итә торган матдәләр кулланучыларны комплекслы реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү” ведомствоара Президент программасын эшләү идеаль
координацион фактор булачак. Моның өчен Дәүләт наркотикларга каршы комитеты аппараты һәм РФ наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Фәнни-тикшеренү үзәге базасында Президент программасын эшләү буенча штаб булдырыла. Виктор Иванов төбәкләргә программаны оештыру, уртак финанслау принциплары буенча тәкъдимнәрне һәм төбәкләрдә социаль реабилитацияләүне үстерү проектлары буенча гаризаларны җибәрергә тәкъдим итте. Дәүләт наркотикларга каршы комитеты рәисе 1 нче февральга кадәр Россия Президентына конкрет позицияләр һәм төбәкләрнең карарлары турында җиткерә алсын өчен, федерация субъектларыннан тәкъдимнәр алу вакыты – 2013 нче елның 15 нче гыйнварына кадәр.
Киңәшмәдә наркомания белән көрәштә бер төркем төбәкләрнең, шул исәптән, Татарстан республикасының булган тәҗрибәсен кулланырга кирәклеге турында әйтелде.
Бүгенгә Татарстанда наркотикларга бәйле гражданнарны уникаль социаль реабилитацияләү тәҗрибәсе эшләнелгән. Тиешле дәвалануны узганнан соң, аларга яңадан җәмгыятьтә җайлашырга, эшкә урнашырга яки укуларын дәвам итәргә булышалар.
Киңәшмәдә ТРдан ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Фаяз Шабаев катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте