Татарстан Президенты Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты

10.02.2020

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республиканың Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Яклар Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый, һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Төркия инвесторларын Татарстанның әйдәүче инвестицион мәйданчыкларына җәлеп итү, уртак проектларны гамәлгә ашыру, мәдәни багланышларны үстерү турында сөйләштеләр.   

Рөстәм Миңнеханов Исмәт Эриканны юбилее белән котлады. Бүген Генконсулга 60 яшь тулган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.