РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Г. Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, ТР Президенты аппатраты җитәкчесе Марат Муратов, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов та бар иде.
Искәртик, 2020 елның 7 гыйнварында Казан артында Bell 407 авариясе нәтиҗәсендә Айрат Хәйруллин һәлак булды.
Рөстәм Миңнеханов аның туганнары һәм якыннары белән кайгыларын уртаклашты.
Шулай ук туганнарына кайгы уртаклашу телеграммаларын РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин, "Бердәм Россия" партиясенең Дәүләт Думасында фракциясе җитәкчесе Сергей Неверов һәм башкалар уртаклашты.