Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. Аның хатыны Гүзәл Хәйруллинага телеграмма юллады.
«Хөрмәтле Гүзәл Рафаил кызы!
Ирегез, Айрат Нәҗип улы Хәйруллинның фаҗигале рәвештә һәлак булуына бәйле тирән кайгыгызны уртаклашам.
Бу – Сезнең өчен, гаиләгез өчен, шулай ук бөтен республика өчен дә зур югалту. Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә лаеклы өлеш керткән, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең мәнфәгатьләрен Россия Дәүләт Думасында иң югары дәрәҗәдә нәтиҗәле яклаган кешенең гомере өзелде. Ышанам, күп кенә татарстанлылар хәтерендә Айрат Нәҗип улы актив хәйрияче, бик күп хәерле эшләр башкарган кеше буларак калыр.
Хәсрәтегезне уртаклашам, Сезгә бу кайгылы көннәрегездә сабырлык һәм түземлек телим. Барлык туганнарыгызга һәм якыннарыгызга да күркәм сабырлык теләвемне тапшыруыгызны үтенәм.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов».
Искәртәбез, Айрат Хәйруллин бүген Лаеш районында вертолет һәлакәтендә вафат булды. Августта аңа 50 яшь тулган булыр иде.