Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы составына керде.
Искәртәбез, 2020 еның 6 февраляендә РФ Президенты Владимир Путин «Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы советының кайбер мәсьәләләре турында» Указга кул куйды (6.02.2020 №98 Указ).
Яңа Указ белән дәүләт башлыгы Совет составын раслады, аңа 38 кеше керде. Совет президиумы рәисе Россия Премьер-министры Михаил Мишустин булды, аның урынбасарлары – беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм РФ Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин.
Совет президиумы составына шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та керде.
«Түбәндәгеләрне расларга: а) Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы советы составын; б) Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча РФ Президенты каршындагы совет президиумы составын», – диелә Указда.
Совет Стратегик үсеш һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эшчәнлеген камииләштерү максатларында төзелгән.