ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 264 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу планның 9%ы

07.02.2020

Татарстанда бүгенгә 264 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – бу планның 9%ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.  

Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 2020 елда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв. метр булган 4 мең 970 фатирлык 130 йортны файдалануга тапшыру карала. 6 февральгә статистика органнарына 5 мең кв. метр мәйданда 108 фатирлык 10 йорт буенча хисап тапшырылган. Калган 120 объект буенча: 12 объект әзер диярлек, 61 объект уртача әзерлектә, 47 объектта эшләр күп әле.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортларны эксплуатациягә кертү каралган. 141 йорт әзер диярлек, уртача әзерлектә 63 йорт; 23 йортта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 6 февральгә 117 мең кв. м мәйданда 902 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.

2020 елда барлыгы 728 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. Шулардан 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, шулар арасыннан булган затлар; 46 күп балалы гаилә, 47 яшь гаилә; 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльче.

Алексей Фролов искәрткәнчә, быел гомуми мәйданы 4,5 млн кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау карала. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).

Территориясендә каберлекләр урнашкан җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Фәнил Әһлиуллин мәгълүмат бирде. 2019 ела районнар белән берлектә инвентаризация уздырылган, 3700ка якын зират ачыкланган. 4000 җир кишәрлеген рәмиләштерергә кирәк. Шулардан бүгенгә 67%ы (2698) рәсмиләштерелгән. Шулай ук  каберлекләр өчен 80 җир кишәрлегенең урман фонды җирләренә керүе ачыкланган.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.