Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров минераль ашламаларны туплау барышы һәм авыл хуҗалыгы җирләрен файдалану нәтиҗәлеге турында хәбәр итте. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров сүзләренчә, бүген Татарстанда чәчүлекләрнең гомуми мәйданы - 3 млн 273 мең гектар. Авыл хуҗалыгы территориаль идарәләре хәбәрләренә караганда, эшкәртелә торган чәчүлек җирләре мәйданнары 100 мең гектардан ким.
Җирләрне эшкәртү җитди проблемага әйләнде. Берничә дистә гектар чәчүлеккә җир бүлеп биреп яки фермер хуҗалыкларын ябып, кеше беркайда да исәпкә алынмый торган продукция җитештерә. Андый кишәрлекләр 2019 елда 50 мең гектарга якын иде. "Процесс актив бара һәм арта бара. Мондый темплар белән якын елларда без 100 мең гектарга якын бир югалтабыз, ягъни офиицаль тулаем продукция күләмен югалтабыз, чынлыкта алай булмаса да", - диде министр. Ул билгеләгәнчә, шул ук сәбәпле кайбер районнарда чәчүлек җирләре күпкә кимеде.
Министр искәрткәнчә, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгеләгән бөртеклеләр һәм кузаклылар уңышының тулаем күләме 2020 елда 4,1 млн тонна тәшкил итәргә тиеш, ә 2025 елда - 5,4 млн тонна. " Дәүләтнең производствоны арттыруга юнәлтелгән сәясәте шартларында без чәчүлекнең һәр дүртенче гектарын парга калдыра алмыйбыз", - диде министр.
Шулай ук министр минераль ашламлаларны туплау барышы турында да хәбәр итте. Татарстан Президенты бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг матдә туплау бурычын куйган иде. «Әлегә 70 мең тонна матдә бар, ягъни планнан өчтән бере. Теләгән дәрәҗәне тәэмин итү өчен тагын 130 мең тонна сатып алырга кирәк әле», — диде Марат Җәббаров.
Министр билгеләгәнчә, быел Әтнә, Зәй, Саба, Сарман һәм Тәтеш районнарында ашлама туплауга игътибар белән карыйлар. Әгерҗе, Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Яңа Чишмә һәм башка районнарда хәлләр бераз начаррак, дип өстәде ул.
«Ашламалар буенча базарда тәкъдимнәр җитәрлек. Әлегә бәяләр ел башындагы дәрәҗәдә тора. Әмма алар бик тиз артачак», — диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры