ТР Хөкүмәте Йортныда Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә узды

07.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортныда кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. 

Чарада республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР Президенты киңәшчесе Шәфәгать Тәхәүтдинов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров һәм башкалар катнашты. 

Төп тема - Татарстан Республикасы кече нефть компанияләренең 2019 елда эшчәнлекләре нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар.

Киңәшмәдә хәбәр ителгәнчә, Россиядә гомумән, "ОПЕК+" килешүе кысаларындагы чикләүләргә һәм "Дружба" нефть үткәргеченнән нефтьне үткәрү туктатылуга карамастан, 2019 елда нефть чыгару күләме 0,8 %ка арткан һәм 560 млн тоннага кадәр җиткән. "Бу Россиядә 90 нчы еллардан бирле максималь күрсәткечләр", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Шул исәптән Татарстанда 36,6 млн. тонна нефть чыгарылган, бу узган елдагыдан 0,8 %ка артык. Шул исәптән "Татнефть" ГАҖ 29 млн 469 мең тонна, кече нефть компанияләре - 7 млн 150 мең тонна чыгарган. ТР Президенты билгеләгәнчә, республиканың нефть чыгару күләмен арттыру мөмкинлекләре бар әле. 

Нефтьчеләрнең нәтиҗәле эшләре исәбенә ел республика өчен гомумән уңышлы булды: тулаем региональ продукт, исәпләүләргә караганда, 2,5 трлн сумнан артты - үсеш 1%. 

"Республиканың нефть тармагының тотрыклы эше бюджет күрсәткечләренә ирешергә, 40 зур күләмле социаль программаларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Дивидендлар исзбенә "Татнефть" ГАҖ "Безнең ишегалды" программасына 50 млрд. сум бүлеп бирде. 

Киңәшмәдә нефть компанияләре эшчәнлегендә сәнәгать һәм экология куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләренә аеруча игътибар бирелде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары файдаланылды