Татарстан галимнәре хәзерге Россия фәнен үстерүгә зур өлеш кертәләр. Республиканың фәнни мәктәпләре бөтен дөньяга билгеле һәм абруйлы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында хәбәр итте. Чара Казан Кремлендә узды.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Археология музеенда булуын сөйләде. «Илнең күп кенә белгечләре, Болгар һәм Свияжск проектларын гамәлгә ашырып, бөтендөнья мирасын саклап калу өчен берләштеләр. КФУда илдә бердәнбер булган – реставраторларны әзерләү програмасы гамәлгә ашырыла. Без бу юнәлеш буенча фәнни-мәгариф үзәге булдырырга дәгъва кыла алабыз», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, күптән түгел республикада бөтендөнья дәрәҗәсендәге Фәнни-мәгариф үзәге булдырылды, ул фәнни потенциалны һәм икътисадның реаль секторлы югары уку йортларын берләштерә, конкуренциягә сәләтле яңа технологияләр һәм продуктлар алырга, эре фәнни-технологик бурычларны хәл итү өчен кадрлар әзерләргә мөмкинлек бирә.
«Гадәттәгечә Фән көнендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләре тапшырыла. Быел Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең веналар системасы авыруларына диагноз кую һәм аларны дәвалау буенча инновацион технологияләр булдыру эше билгеләп үтелә. Бу эш Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы хуплавына иреште һәм башка төбәкләрдә дә уңышлы кулланыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Икенче эш – нефть сәнәгатендә файдалану өчен инновацион смесительләр булдыру буенча галимнәрнең уртак хезмәте. «Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе югары фәнни-техник әһәмияткә ия һәм күп еллар буена Россиянең ун эре предприятиесендә кулланыла», - диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, фән хәзерге дөньяның барлык өндәүләренә дә җавап бирә һәм кешелекнең иң катлаулы бурычларын хәл итә ала. «ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан билгеләп үтәсем килә, Татарстан үсешенең барлык чорларында да фәнни һәм мәдәни потенциалы үсеше белән дан тота. Бөек Ватан сугышы елларында фәнни-техник институтларның һәм югары уку йортларының эшчәнлеге – тарихыбызның аерым күркәм сәхифәләре. ТАССР галимнәренең ачышлары илнең оборона куәтен арттырырга, авыр заманнарда медицина фәнен үстетергә ярдәм иткән», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды Барлыгы 19 кеше билгеләп үтелде.