Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремле территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Археология музеенда булды. Аны Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, республиканың кайбер министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Татарстан Республикасы Археология музеена 2005 елда нигез салынган һәм ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х. Халиков ис. ТР Археология институты структурасына керә. Бүген музейда 3 меңнән артык төрле типтагы Урта Идел һәм Урал итәге ядкярләре саклана.
Археология институты директоры Айрат Ситдыйков Рөстәм Миңнеханов өчен музей буйлап экскурсия уздырды, белгечләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Археология музее Россия Федерациясе музей фондының дәүләт өлешендәге Россиянең бердәнбер академик музее булып тора.
Саклагычларны һәм лабораторияләрне караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов музейның фәнни хезмәткәрләре белән очрашты. Белгечләр билгеләп үткәнчә, республикада реставрация эше актив үсә, моңа «Яңарыш» фондының Болгар һәм Свияжскның тарихи йөзен торгызу проекты ярдәм иткән. Әмма проектны гамәлгә ашыру тәмамланган. Алар Татарстан Президентыннан эшне дәвам итүдә ярдәм күрсәтен сорадылар. Аерым алганда, бүген матди базага ярдәм күрсәтү, реставрация остаханәләрен ремонтлау, җайланмаларны яңарту, шулай ук фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүче хезмәткәрләргә ярдәм таләп ителә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада мәдәни мирас объектларын саклап калу мәсьәләсендә зур тәҗрибә тупланган. Бу юнәлештә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гаять зур өлеш кертте. «Тарихны өйрәнү – теләсә кем шөгыльләнә алмый торган бик мөһим эш. Бу өлкәдә безнең тәҗрибәбез зур, без темпларны киметмәскә тиеш. Сезгә ярдәм күрсәтеләчәк, шул исәптән инфраструктураны үстерү өлешендә дә», - диде ТР Президенты.