Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Районнар терлекчелек үсеше темпларын бераз киметкәннәр. Бу кабул ителерлек нәрсә түгел”
01.05.2008
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың Кама Тамагы, Тәтеш, Апас һәм Кайбыч районнарындагы язгы кыр эшләренең барышын уңай бәяләде. Бүген ул бу турыда журналистларга Кайбыч районы хуҗалыклары кырларының берсендә хәбәр итте.
Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы районнар буйлап эш сәфәрендә йөреп кайтты. Аның максаты күпфатирлы йортларда катиталь ремонт үткәрү программасын гамәлгә ашыруның барышы (Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” федераль законны тормышка ашыру кысаларында), язгы кыр эшләренең барышы белән танышу һәм Татарстанның кайбер районнарындагы яңа терлекчелек комплексларын карап чыгу булды.
“Туган барлык сораулар да терлекчелеккә кагыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бүген барып кайткан районнар терлекчелек үсеше темпларын бераз киметкәннәр. Ул бигрәк тә дуңгызчылык күрсәткечләренә карый. Бу кабул ителерлек нәрсә түгел”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы республика Президенты Минтимер Шәймиевнең һәрбер районга терлекчелек үсеше буенча бишьеллык план булдыру турында бурыч йөкләвен искә төшереп үтте (шуны да искәртик: республикада, инвесторлар белән килешенеп, “Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы үсеше” проектының состав өлеше буларак, 2006 - 2008 елларга Терлекчелек үсеше программасы кабул ителде).
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, программадагы цифрлар бер төрле, ә чынбарлыкта – башкача.
“Без республикада үсемлекчелекнең алга китеше өлкәсендә генә каты эшләмәячәкбез, - диде ул. – Чөнки терлекчелек – авыл кешеләре өчен даими эш урыннары ул”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры журналистларга шулай ук Татарстанда авыл юлларын яхшырту республика программасын гамәлгә ашыруның дәвам иттереләчәге турында да искәртте. Кешеләр яши торган һәр пунктка асфальт-бетон белән капланган һәм вак таш җәелгән юллар үткәрү күздә тотыла.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы журналистларга социаль әһәмияткә ия булган ашамлыкларга бәя күтәрү белән бәйле көтелгән хәлгә дә аңлатма биреп китте (искә төшереп узыйк: 2008 елның 1 нче маена кадәр ипи белән сөткә бәяләр арттырылмаган иде).
“Әлеге тема барыбыз өчен дә четерекле, - диде Рөстәм Миңнеханов – Шуңа да карамастан без, 1 нче майга кадәр ипи белән сөткә бәяләрне күтәрмәсеннәр өчен, товар белән тәэмин итүчеләр белән килешенеп, катлаулы кискен күтәрелеш кичердек, дип уйлыйбыз”.
Рөстәм Миңнеханов республикада бернинди җитди бәяләр тирбәлеше күздә тотылмавын билгеләп үтте. “Без Россия Федерациясе белән бер сәүдә кырында торабыз һәм әгәр күршеләрдә тирбәлеш килеп чыкса, бу безгә дә кагылачак. Гомумән алганда, үзебездә борчылу сизмибез. Сөт продуктлары буенча курку юк, икмәк буенча да республиканың резервлары бар”. Татарстанда төп ашамлыкларга даими бәяләр мониторингы тормышка ашырыла һәм республика сөткә һәм ипигә бәяләр буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында исемлекнең ахырында диярлек тора.
Сөт продукциясен сатып җибәрү бәяләре күтәрелгән вакытта сөтне сатып алу бәяләрен төшерүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “бу – бәяләрнең вакытлыча тирбәлеше”.
Мондый хәл килеп чыгуның сәбәбе шуннан гыйбарәт: Россия Федерациясенә шактый гына коры сөт китерелгән иде һәм бу аертылмаган сөткә сатып алу бәясен төшерүгә китерде. Сатып алу бәяләренең дисбалансы – бик җитди тема. Ләкин без бу мәсьәләгә тәэсир итә алмыйбыз, чөнки бу федерация сәясәте”.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте