Рөстәм Миңнеханов Герман Греф белән очрашты

06.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Искәртәбез, Герман Греф Татарстанда кыска вакытлы эш сәфәрендә.

Әңгәмәләрендә Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Татарстан Республикасы белән «Саклык банкы» ГАҖ арасында берничә проект буенча, шул исәптән Республикасы Хөкүмәте белән «Саклык банкы» ГАҖ арасында бүген имзаланган Ниятләр турындаТатарстан килешү кысаларында хезмәттәшлекне дәвам итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Герман Греф шулай ук Шәрәфле кунаклар китабында үз имзасын калдырды. «Татарстанга һәм аның талантлы һәм эш сөючән халкына тирән ихтирам белән», - дип язды ул.

Искәртәбез, бүген төшкә хәтле Татарстан Республикасы Президенты һәм «Саклык банкы» ГАҖ идарәсе рәисе «Саклык банкы» ГАҖ бизнес-конференциясендә катнаштылар.  

Моннан тыш, Герман Греф «Акчалата түләнми торган транспорт» проектын тәкъдир итүдә булды, чара Казан метрополитенында узды.

Бүген кич Казанда «Саклык банкы» ГАҖнең «Мәктәп 21» мәгариф проектын ачу тантанасы да узды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.