Рөстәм Миңнеханов һәм Герман Греф Казан метрополитенында "Акчасыз транспорт" проекты белән таныштылар

06.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Сбербанк" ГАҖ Идарәсе рәисе Герман Греф Казан метрополитенында "Акчасыз транспорт" проекты белән таныштылар. 

Искәртик, Герман Греф бүген Казанда эш сәфәрендә. 

Рөстәм Миңнеханов, Герман Греф, "Метроэлектротранс" МУП вәкилләре Казан метросында "Имәнлек" станциясеннән "Сукно бистәсенә" кадәр бардылар. Биредә "Акчасыз транспорт" проекты презентацияләнде. Кунаклар жетоннар сату аппаратын сынадылар, турникет аша узу өчен банк картасы белән түләделәр, шулай ук биометрик турникет аша да уздылар. 

Шуннан кунаклар шәһәр транспортында (автобуста) кондуторсыз түләү системасын сынап карадылар. Автобуста валидаторлар һәм йөртүче өчен борт компьютеры куелган. 

Искәртик, елда Казан метрополитенында Акчасыз экоситсема булдырылган иде. Сбербанк Казан метросының һәр станциясендә берәр турникетка банк картасы белән түләү ридерлары куйган иде. 2018 елда проектның 2 нче этабы тәмамланды - казан метрополитенында түләү системасы тулысынча модернизацияләнде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.