Сергей Нарышкин Су спорт төрләре сарае төзелешендә булды
27.11.2012Бүген Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт думасы рәисе, Бөтенроссия йөзү федерациясенең Югары күзәтчелек советы рәисе Сергей Нарышкин Казанга эш сәфәре кысаларында Су спорт төрләре сарае төзелешендә булды. Россия парламентының түбән палатасы спикерын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде.
Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, йөзү буенча 4 тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Сальников та төзелештә булды һәм яңа спорт объектларын файдалану перспективалары турында сөйләде.
Су спорт төрләре сарае төзелеше 2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек һәм үткәрү кысаларында гамәлгә куела. Биредә төзелеш эшләре 3 ел элек башланган иде, объект 2013 елның гыйнварында файдалана башларга тиеш.
Спорт сараена 4200 гә кадәр тамашачы сыя. Объект Олимпия стандартларына туры килә.
Сергей Нарышкин төзүчеләргә уңышлар теләде һәм уникаль спорт объектын файдалануга тапшыруны тизләтергә чакырды.
2013 елгы Универсиадада Су спорт төрләре сараенда йөзү, суга сикерү һәм синхрон йөзү буенча ярышлар узачак.
Универсиададан соң объект Идел буе физкультура, спорт һәм туристлык академиясенең өйрәнү һәм күнегүләр ясау базасы булачак.
2015 елда Су спорт төрләре сараенда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эш итү бүлеге