Казанга Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф килде

06.02.2020

Бүген Казанга эш визиты белән Сбербанк президенты, идарәсе рәисе Герман Греф килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. 

Бүген Герман Греф һәм Рөстәм Миңнеханов Сбербанк бизнес-конференциясендә катнашачаклар. Чара "Казан-Экспо" күргәзмә үзәге мәйданында уза. 

Конференция Сбербанкның эчке чарасы, ел дәвамындагы эшчәнлек нәтиҗәләре, алга таба үсеш һәм үзгәреш мәсьәләләре, үз экосистемаларын формалаштыру, клиентлар белән багланышлар мәсьәләләренә багышлана. 

Моннан тыш, Татарстан Президенты һәм Сбербанк башлыгы "Имәнлек" метро станциясен карый, анда "Акчасыз транспорт" проектын гамәлгә ашыру проекты белән танышалар. 

Шулай ук Казанда Герман Греф "Мәктәп 21" - Сбербанкның эре мәгариф проекты - тантаналы ачу чарасында катнаша. 

Татарстан Республикасы белән Сбербанк арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү турында Рөстәм Миңнеханов белән Герман Грефның Казан Кремлендә узачак очрашуында сөйләшәчәкләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.