Рөстәм Миңнеханов РФ Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты

05.02.2020

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Спорт министры Олег Матыцин белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Олег Матыцинны Россия Федерациясе Спорт министры вазыйфасына билгеләп куелуы белән котлады һәм, профессионализмы, белемнәре һәм тәҗрибәсе аңа спорт тармагын үстерүдә зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәр, дип ышаныч белдерде.  

Яклар республикада «Спорт – тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыруның барышы, шулай ук Татарстан Республикасында спорт чаралары оештыру буенча уртак проектлар турында фикер алыштылар.  

Министрга Рөстәм Миңнеханов республикада киләчәктә спорт инфраструктурасын камилләштерү турында сөйләде, аерым алганда, Казанда Пляж спорт төрләре үзәге, боз сарае һәм җиңел атлетика манежы төзү турында.

Моннан тыш, яклар 2020 елда Татарстан Республикасы территориясендә узачак спорт чараларына әзерлек һәм аларны уздыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Иң эресе – БДБ илләренең Беренче Уеннары, Казанда 20 августтан 27сенә кадәр барачак.   

Казанда Яшьләр көнендә Урам экстремаль спорт төрләре фестивале узачак. 2020 елда тагын Татарстан Республикасы территориясендә берничә халыкара ярыш булачак – төрле спорт төрләре буенча бөтендөнья кубоклары һәм Россия чемпионатлары этаплары.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "ТНВ" телеканалының Мәскәү филиалы ярдәме белән